Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан Шуганка авыл китапханәчесе “Каенкай” балалар бакчасында “Тынычлык телибез!” исемле дәрес үткәрде. Нәниләргә сугыш авырлыклары турында сөйләде, фотохроник рәсемнәр, сугыш турында китаплар күрсәтте. Балалар дәрестә үз куллары белән “Без сугышка каршы” дип исемләнгән темага рәсемнәр ясадылар.