10 нчы апрель көнне Мөслим урта мәктәбенең башлангыч класс укытучылары Галимәрданова З.Д., Мирсалихова Г.Р. һәм технология укытучысы Миннияров И.М. Алабуга шәһәрендә үткәрелгән Россиякүләм фәнни-практик конференциядә катнаштылар.Әлеге чараны Мәгариф һәм фән министырлыгы белән берлектә Казан федераль университет оештырган иде. Алар укучылар һәм студентлар тарафыннан оештырылган техник-ибат һәм кул эшләре күргәзмәсенә тамаша кылдылар. Үзләре шөгыльләнгән юнәлеш буенча секөияләрдә чыгыш ясадылар.