“Компьютер грамотлылыгы”

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

10 нчы апрель көнне Мөслим урта мәктәбе укучылары Түбән Кама шәһәренең 10 нчы номерлы мәктәбе базасында үткән “Компьютер грамотлылыгы” исемле XII ачык турнирның йомгаклау этабында катнашты. Бәйгедә Татарстан Республикасының 26 муниципаль районыннан 130 мөгаллим һәм 349 укучы үз көчен сынады. Мәктәбебезнең 2 нче Б сыйныфы укучысы Хәсәнов Динар  “Ветеранга открытка” номинациясендә 3 нче урынны яулады. 6 нчы Б сыйныфы укучысы Муллин Илдан “Презентация” номинациясендә “Янәшәмдә ветеран яши” исемле эше белән уңышлы чыгыш ясады. Булдырдыгыз! Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International