“Математик викторина”

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Атналык кысаларында математика укытучысы В.С.Хәлилова 5-8 нче сыйныф укучылары арасында математик викторина үткәрде. Уенда укучылар биш төрле конкурста көч сынаштылар. Гади тигезләмәне күңелдән чишеп, җыелма командалар тупланды. Командалардагы уенчылар, математик белемнәрен күрсәтеп, сорауларга җаваплар бирделәр. Сораулар логик фикерләү, исәпләү күнекмәләрен үстерү һәм ныгыту өчен  программа материалыннан алынган иде. Шулай ук зирәклеккә кызыклы сораулар фәнара бәйләнешне күрсәттеләр. Уен барышында катнашучылар координаталар ярдәмендә рәсемнәр ясадылар, кибеттән товар “сатып алдылар”, серле квадратның саннарын таптылар. Җанатарлар да тик утырмады: алар математика фәненең тарихына “сәяхәт ясадылар”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International