“Бөек Җиңүнең 70 еллыгы”
10 нчы апрель көнне Тойгелде коррекция мәктәбе укучылары Мөслим районының Җиңү паркына экскурсиягә бардылар. Һәйкәл янында мәктәп директоры Р.Н.Сафин укучыларга Бөек Ватан сугышының нинди явыз, авыр икәнен, шулай ук Советлар Союзы Геройлары һәм сугышта ятып калган солдатлар турында сөйләде. Укучылар чәчәкләр салдылар, бер тынлык минут белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларны искә алдылар. Шулай ук Иске Вәрәш авылында урнашкан “Дуслык” чишмәсенә дә экскурсиягә бардылар.