Сугыш еллары берәүне дә читләтеп үтмәгән.

2015 елның 12 апреле, якшәмбе

Сугыш еллары берәүне дә читләтеп үтмәгән. Бу елларның барлык авырлыгын – ачлыгын, ялангачлыгын, михнәт-газапларын да кичереп, бүгенге көндә дә тормышны, кешеләрне яратучы авылдашыбыз Фәрхисорур апаның хәлен белергә бардык. Үзем белән укучыларымны да иярттем. 9 класс укучысы  Зилә Кыямова баянда сыздырып бик матур итеп уйный. Пакетка күчтәнәчләр дә салып, баянны да алып, хөрмәтле ветераныбыз Фәрхисорур апа белән аның улы Рәсимгә  концерт номерлары күрсәттек. Сүзләрен белгәндә, ул үзе дә безгә кушылып җырлады. Аның сөйләгәннәре – үзе бер тормыш дәресе булды безгә. “Балаларым атна саен кайтып, булышып торалар. Әле менә бер кайтуда өй түбәсен яптылар, икенче кайтуда котелны алыштырып киттеләр. Рәсим улым тумыштан инвалид булды. Ходай шулай кушкандыр, шул балам белән тормыш итәбез. Рәсим улым бик ярдәм итә, бөтен эшне эшли. Аллага шөкер, 82 нче яшем белән барам менә, сыерым да бар, сарыклар да асрыйм, тавыкларым да җитәрлек. Эшсез тора алмыйм мин. Бүгенге тормышым бик җитеш, без күргән сугыш афәтләрен балаларыбыз, оныкларыбыз күрмәсен иде. Күгебез аяз, илебез тыныч булуын телим мин. Ил җитәкчеләребезгә ныклык, түземлек, көч бирсен иде, Ходай ”.

Әйе, бу чыннан да шулай. Фәрхисорур апаның өй эче дә, ишегалды һәм бакчасы да ялт итеп тора, һәрвакыт бик чиста итеп җыештырылган була. Бакчасында ниләр генә утыртмый ул: помидорын да, кыярын да, бәрәңгесе белән чөгендерен дә үстерә. Яз көне матур чәчәкләргә күмелә ихатасы. Бакча түрендә киявенең умарталары да бар. Хәзер дә киң күңелле, җор телле, ачык йөзле һәм ярдәмчел ул Фәрхисорур апабыз, инде күз генә тия күрмәсен. Алардан кеше өзелеп тормый, хәлен беләләр, дуслары да күп аның. Тугаштан, Табыннан да, киңәш сорап та, ярдәм итәргә дә гел килеп торалар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International