Иминләштерүчеләр белән семинар

2015 елның 10 апреле, җомга

    9 нчы апрель көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә Мөслим районындагы иминләштерүчеләр белән семинар уздырылды.

    Семинарда Мөслим районында Россия пенсия фонды бүлеге һәм социаль иминләштерү фонды белгечләре катнашты. Очрашуда 2015 елның I нче кварталы өчен Россия пенсия фондына бердәм форма хисапнамә тәкъдим итү, пенсияләрне формалаштыру вариантларын сайлау, “Личный кабинет застрахованного лица” электрон сервисына тоташтыру турында һәм башка мәсьәләләр каралды.

    Семинар вакытында белгечләргә бик күп сораулар бирелде, шуларның һәрберсенә дә тулы җаваплар кайтарылды. Очрашуны йомгаклап белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International