Шәхси хуҗалык игътибарына

2015 елның 10 апреле, җомга
Агымгады елның 26 февраленнән Министрлар Кабинетының 120 номерлы карары нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар савым аппараты алган очракта НДСтан тыш 40 проценты субсидияләнә. 30 шәхси хуҗалык документларын тапшырып, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрелгән иде. Тик безнең савым аппаратларын сатучы эшмәкәрләр товарга гарантия бшрә алмау, контроль касса чекларын сатып алучыга вакытында бирмәү сәбәпле тәнкыйтләндек һәм Министрлык республика буенча заводтан алынган савым аппаратлары гына субсидияләнәчәк дигән күрсәтмә бирде. Безнең район "ЧЕЛНЫ ВЕРШИНА" дигән оешма белән эшлиячәк. Савым аппараты алырга теләүчеләрнең списогы җирлек башлыкларының имзасы белән авыл хуҗалыгы идарәсенә китерелә һәм заявка нигезендә "ЧЕЛНЫ ВЕРШИНА" аппаратларны китереп бирә торган була, ягъни, субсидияләнә торган аппаратларны үзәкләштерелгән формада гына сатып алырга кирәк булачак. Китереп бирү бушлай, товар гарантияле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International