7 нче апрель көнне район делегациясе, Мөслим районы Мәллә-Тамак авылында гомер итүче Вагизова Нәбирә Хөсәен кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамиль Муллин юбилярны 90 яшь тулу көне белән тәбрик итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын һәм күчтәнәчләр тапшырды. Җыелган кунаклар Нәбирә ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.