9 нчы апрель көнне Рус Шуган урта мәктәбендә мәгариф идарәсенең методик Советы утырышы булып үтте. Методистлар 14 дәрестә булып, тирәнтен анализ ясадылар, укытучылар һәм мәктәп документларын өйрәнеп, киңәшләрен бирделәр. Аеруча зур игътибар чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга әзерләү мәсьәләләренә юнәлтелде. Утырышта укытуда булган проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләшү булды. Җитәкчеләргә мәктәптә методик эшне көчәйтү буенча киңәшләр бирелде.