Бүген Мөслим гимназиясе актлар залында Җиңү дәресе кысаларында сугыш ветераны

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Мөслим гимназиясе актлар залында Җиңү дәресе кысаларында сугыш ветераны Шәрипов Әхсән Әмир улы, тыл ветераны, репрессия корбаны Сөләймәнова Фәгыймә Әгълетдин кызы, тыл һәм хезмәт ветераны Тимергалиева Мәрзия  Мәүләветдин кызы белән очрашу булып узды.Кунаклар укучыларга сугышның авыр еллары, үзләренең тормыш хатирәләре турында сөйләделәр. Укучылар кызыксынып тыңлап, ветераннарга сораулар бирделәр. Парад формага киенгән, түшләренә георгий тасмасы таккан укучылар, сәхнәгә чыгып, кунакларга "Җиңү көне" җырын бүләк иттеләр, аларга кушылып бар зал җырлады. Үз вакытларын жәлләмичә балалар янына килгән өчен Әхсән абый, Фәгыймә апа, Мәрзия апага бар гимназия исеменнән зур рәхмәт!
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International