7 нче апрель көнне Мөслим авылындагы картлар һәм инвалидлар йортында гомер итүче сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырылды.
Район Башкарма комитетының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Султанов ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына атап чыгарылган юбилей медальләрен тапшырды.