“Җиңү язы - 2015” сыерчык оялары конкурсы.

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

“Җиңү язы - 2015” дип аталган сыерчык ояларына конкурс март башында игълан ителде. Конкурсның төп максаты – Җиңүнең 70 еллыгына багышлап 100 баладан артык укучы укыган мәктәпләр 70, калган мәктәпләр булдыра алган кадәр сыерчык оялары ясарга тиеш иде. Мәктәптән тыш эшләр эзәгенә мәктәпләр 37 эш тәкъдим иттеләр, калган оялар фотога төшереп җибәрелде. Барлыгы район буенча 558 сыерчык оясы ясалды һәм эленде.

Конкурска килгән эшләре жюри карап чыкканнан соң, түбәндәге нәтиҗәләр ясалды. 1 урынны Урәзмәт мәктәбенең 6 класс укучысы Шакиров Илназ алды. (җитәкчесе  Шайхуллин Н.И.). 2 урынны Әмиров Инсаф Мөслим лицееның 5 класс укучысы(җит.Әмиров К.З.) һәм Госманов Илвир Симәк мәктәбенең 2 класс укучысы (җит.Садердинов Р.А.).бүлеште. 3 урында  Мирзаянова Гөлшат – Тат.Бүләр мәктәбенең 5 классында укый (җит. Мирзаянов М.Х.), Якупов Илдар – Әмәкәй мәктәбенең 7 класс укучысы  (җит. Мөбәрәков И.М.) һәм Солтанова Эльвина  Шуганка мәктәбенең  9 класс укучысы(җит. Леснова С.М.). 

Шулай ук төрле номинацияләрдә урыннар билгеләнде. “Иң орининаль сыерчык оясы” номинациясендә Яңа Усы урта мәктәбенең 6 класс укучысы -Кондратьев Тимур (җит. Хазеева Э.П.) “Иң матур сыерчык оясы” номинациясендә- Мөслим гимназиясенең 2б классы укучысы  Ермолаев (җит. Ахунов Р.Г.);”Иң уңайлы сыерчык оясы”номинациясендә Михайловка урта мәктәбенең 6 класс укучысы  Закирова Эльвина (җит. Утябаева Л.Ю.); “Иң матур бизәкле сырчык оясы” номинациясендә Мәктәптән тыш эшләр үзәге берләшмә укучысы Тимашева Алена (җит. Хазеев Р.Р.); “Иң табигый сыерчык оясы” номинациясендә Мөслм урта мәктәбенең 1 класс укучысы  Габдрахманов Эльвир  (җит. Мирсалихова Г.Р.), “Иң яшь сырчык оясы ясаучы” номинациясендә Тугаш башлангыч мәктәбенең  1класс укучысы  Кыямова Язиля  (җит. – НагимоваЮ.З.); “Иң актив мәктәп” номинациясендә Баланны мәктәбе  (җит. – Сафина Г.К.) җиңү яуладылар.

Җиңүчеләргә Мәктәптән тыш эшләр эзәгенең мактау грамотасы һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International