Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
22 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәhәрендә Иңбер Шафиков истәлегенә багышлап үткәрелгән «Моңлы курай» исемле IV республикакүләм курайчылар конкурсында катнашып, зур җиңү белән кайттылар. Динар Гиздатов (укытучысы Радик Газизов) гран-прига лаек булды, аңа оештыру комитетыннан кыйммәтле бүләк тапшырылды hәм Татарстан Республикасынын атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Нигмәтҗанов исемле курай белән бүләкләде. Гаилә ансамбльләре арасында Мөҗәhит hәм Булат Әхмәтҗановлар, балалар ансамбльләре арасында Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле, үз яшь номинациясендә Мөҗәhит Әхмәтҗанов 1 урын алдылар. Җинүчеләргә барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Фәнис Абдуллин җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле кунак буларак чыгыш ясады. Гала-концертта Гиздатов Динар hәм балалар курайчылар ансамбле Яр Чаллы каласы тамашачысына үзләренең моңлы көйләрен бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International