2015 нче елның 11 мартында Мөслим гимназиясенең спортзалында укучыларның районкүләм Президент уеннары үтте.

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

2015 нче елның 11 мартында Мөслим гимназиясенең спортзалында укучыларның районкүләм Президент уеннары үтте. Ярышта 9 класс укучылары катнашты (4 кыз, 4 егет). Алар түбәндәге спорт  төрләре буенча көч сынашты: биек турникта күтәрелү, урыннан торып ераклыкка сикерү, кулларда этелү, утырып алга иелү, 30 с. ка гәүдәне күтәрү. Шулай ук укучылар теория буенча тест эшләделәр һәм иҗади конкурста катнаштылар.

     Команда беренчелегендә Мөслим Лицееның 9 “Б” классы беренче, Гимназиянең 9”Б” командасы икенче, Күбәк урта мәктәбенең 9 классы өченче урында булдылар. Һәр төрдә шәхси беренчелек билгеләнде һәм укучылар грамоталар белән бүләкләнде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International