Сигезенче класс укучылары арасында Президент уеннары Гимназия базасында 10 март көнне үткәрелде. Спорт төрләре: биек турникта күтәрелү, урыннан торып ераклыкка сикерү, кулларда этелү, утырып алга иелү, 30 с. ка гәүдәне күтәрү. Шулай ук укучылар теория буенча тест эшләделәр һәм иҗади конкурста катнаштылар. Беренче урында – Гимназиянең 8 “А” классы, икенчедә – МСОШ ның 8 “Б” классы, өченчедә – Гимназиянең 8 “Б” классы һәм Күбәк урта мәктәбенең 8 класс укучылары булды. Шәхси беренчелек буенча укучылар грамоталар белән бүләкләнде.