2015 нче елның 6 нчы мартында Гимназия базасында Президент уеннары 7 класс укучылары арасында үтте. Алар түбәндәге спорт төрләре буенча көч сынашты: биек турникта күтәрелү, урыннан торып ераклыкка сикерү, кулларда этелү, утырып алга иелү, 30 с. ка гәүдәне күтәрү. Шулай ук укучылар теория буенча тест эшләделәр һәм иҗади конкурста катнаштылар.
Беренче урынны Гимназиянең 7 “Б” классы һәм Лицейның 7 “А” класслары, икенчене – Михайловка урта мәктәбенең 7 классы. Өченчене – Күбәк урта мәктәбенең 7 класс укучылары алды. Шәхси беренчелек һәртөр буенча билгеләнде. Укучылар һәм командалар грамоталар белән бүләкләнде.