Мәктәп җитәкчеләренең районара семинары

2015 елның 13 марты, җомга

13 нче март көнне Мөслим урта мәктәбе базасында “Белем сыйфаты белән идарә итү технологияләре” дигән темага мәктәп җитәкчеләренең районара семинары булып үтте. Семинарда мәктәп директорлары, мәгариф идарәсе методистлары, Сарман районы делегациясе катнаштылар. Семинар өчен “Мәгариф плюс” дигән темага күргәзмә әзерләнгән иде. Анда укучыларның төрле бәйгеләрдә урын алган 20дән артык фәнни-эзләнү эшләре урын алган иде. Шунда ук укучылар аерым эшләрне башкару буенча мастер-класслар да күрсәттеләр. Семинарда катнашучыларга Сингапур технологияләре нигезендә төзелгән ачык дәресләр, тормыш дәресләре, эшлекле уеннар тәкъдим ителде. Теоретик өлештә мәктәп җитәкчелеге белем сыйфаты белән идарә итү технологияләре буенча эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Семинарны мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Л.М. Харисова йомгаклады.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International