“21 гасыр Кулибиннары”

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә  уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең  республика советы оештырган “21 гасыр Кулибиннары” дигән конкурсны оештыру һәм уздыру  безнең районда традициягә әйләнде Быелгы 8нче тапкыр үткәрелүче яшь “Кулибиннар” бәйгесе илебездә зурлап үткәреләчәк Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә оештырылды. Конкурсның иганәчесе Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең республика Советы.   Беренче елларда анда санаулы гына эшләр катнашкан булса, быелгы районара турга    50 гә якын  эш тәкъдим ителде. Шунысы да әһәмиятле, бәйгедә Сарман, Минзәлә, Азнакай районынан да вәкилләр катнашты.

Чарага кунак итеп Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылды. Кунакларны бәйрәм белән котлап Мөслим муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Рамил Хәмзович Муллин чыгыш ясады.

Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең республика Советы председателе, якташыбыз, Ленар Гайнуллович Гайсин  балаларның техник яктан сәләтләрен ачуда күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен 10 педагогны “Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең  55 еллыгы” күкрәк билгесе белән бүләкләде.

Жюри членнары конкурска килгән эшләрне  3 яшь группасында билгеләделәр. Иң яхшы эшләрнең авторлары һәм җитәкчеләре дипломнар, грамоталар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International