Районкүләм игълан ителгән “Спасибо деду за победу!” “Бабама җиңү өчен рәхмәт” акциясе эстафетасын “Мизгел” яшьләр үзәге директоры Эльвира Гәрәева алды. Бүген үзәк хезмәткәрләре, “Искра” активистлар хәрәкәте активистлары түшләренә акция исемен чагылдырган бейдж такты. Эльвира Ильфатовна акциянең эстафета таягын оештыру бүлеге җитәкчесе Гарипов Ренат Гимадисламовичка, “Яшьлек” ССК директоры Илдар Мадъяровка, “Нептун” йөзү бассейны директоры Алмаз Давлетшинга тапшыра.