11 нче март көнне Сарман районы Җәлил поселогының “Аленушка” балалар бакчасында республикакүләм “Ел тәрбиячесе – 2015” смотр-конкурсының зона туры үтте. Анда Мөслим, Азнакай, Зәй, Сарман, Актаныш, Әлмәт районнарыннан “Ел тәрбиячесе – 2015” смотр-конкурсының муниципаль турында призлы урыннар алган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагоглар көч сынаштылар.
Мөслим районыннан “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Бохарова Резеда Зәкәрия кызы, Тойгельде авылы “Карлыгач” балалар бакчасы тәрбиячесе Насифуллина Индира Миннәхмәт кызы катнаштылар. Педагоглар бәйге барышында үзләренең эш юнәлешләре буенча бердәм аралашу эшчәнлеге күрсәттеләр, үз эшчәнлекләре буенча видеопрезентация ясадылар. Районыбыз тәрбиячеләренең чыгышлары жюри әгъзалары тарафыннан уңай кабул ителде.