Бурычыңны түлә дә, тыныч йокла

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

10 март көнне район хакимиятенең актлар залында киңәшмә узды. Анда торак-коммуналь түләүләре өчен әҗәтләре булган гражданнар белән көрәш мәсьәләсе күтәрелде. Бүгенге көндә “Мөслим” идарәче компаниясенә 107 райондашыбызның бурычы бар. Әҗәтнең гомуми суммасы 700 мең сумны тәшкил итә. 

       Район башлыгы Рамил Муллин әлеге явыз түләмәүчеләрнең эш урыннарына мөрәҗәгать итеп, аларның җитәкчеләре белән дә сөйләшү алып барырга кирәк, диде. Шул ук вакытта суд приставлары да бурычлылар белән сөйләшү алып барачак. Әҗәтләре түләнмәгән гражданнар милкенә дә арест салыначак һәм кешеләрне судка бирү дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International