Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
10-11 март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында “Иделкәем” республика конкурсының зона туры узды. Анда сәнгать мәктәбе каршында оештырылган «Якты йолдыз» ( җитәкчеләре Гараева И.И., Замалова Л.Р.), «Шатлык» (җитәкчесе Яббарова С.Я) hәм «Нур» (җитәкчесе Гараева М.Р.) балалар театр коллективлары катнашты. Җюри председателе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер hәм мәдәниятне үстерү үзәгенең баш белгече Камил Саттаров безнең укучыларның чыгышларына югары бәя бирде, дипломнар тапшырды. Казан шәhәрендә узачак чираттагы турга «Якты йолдыз», «Шатлык» коллективлары чакыру алдылар, без аларга иҗади уңышлар теләп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International