"Сүнмәс дәрт" ветераннар клубының "Эх, яшь чаклар бар иде!" исеме астында сәнгать кичәсе узды

2025 елның 8 ноябре, шимбә

З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубының "Эх, яшь чаклар бар иде!" исеме астында сәнгать кичәсе узды. Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

 

Кичә кызлар һәм егетләр ансамбльләре башкаруындагы моңлы җырларга, дәртле биюләргә бай булды. Ялгыз номерлар һәм юмористик чыгышлар да тамашачылар күңеленә хуш килде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ветераннар клубына район тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, коллективка алга таба да иҗади уңышлар теләде. Күркәм юбилее уңаеннан Лилия Усманова "ТР Ветераннары берлеге" республика иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасы һәм Мөслим муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International