2025 елның 1 ноябреннән 28 ноябренә кадәр Россия Банкы «кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсеннән халыкның канәгатьлек дәрәҗәсе»темасына бөтенроссия сораштыру үткәрә.
Сораштыру физик һәм юридик затларга исәпләнгән. анкета ирекле һәм аноним рәвештә үткәрелә. Катнашучыларга Россия Банкы сайтында электрон форма тутырырга тәкъдим ителә. Шулай ук QR-кодтан файдаланырга мөмкин.
Алынган мәгълүматлар Россия Банкы системасы эчендә, массакүләм таратылмыйча, кредит-финанс өлкәсендә мәгълүмати куркынычсызлыкны яхшырту өчен кулланылачак.