"Аргамак"лылар җиңүчеләр рәтендә!

2025 елның 31 октябре, җомга

🐎 "Аргамак"лылар җиңүчеләр рәтендә!🐎

 

Мөслимнең "Аргамак" ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар командасы тренер Кирилл Петроченко җитәкчелегендә Казан шәһәрендә "Татарстан Республикасы Яшьләр Кубогы"на ярышларда катнаша. Бәйгедә бик күп регионнардан килгән командалар көч сынаша.

 

Казан ипподромында узган бәйгенең беренче көнендә ук Мөслим данын яклаучы "Аргамак" командасы зур уңышларга иреште! 

80 см биеклектәге киртәләр аша сикерүдә нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

 

🥇 1 урын - Мария Сайко һәм Закладка

🥈 2 урын - Арина Шәрифуллина һәм Граф Стиль

🥉 3 урын - Кирилл Петроченко һәм Кипарис

🏅4, 5, 6 һәм 7 нче урыннарны да "Аргамак" тәрбияләнүчеләре алды!

 

Спортчыларыбызны һәм тренерны чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International