Мөслимдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган "Авылда иҗади остаханә" дип аталган чара узды.
Чарада райондашларыбыз, шулай ук Әлмәт, Сарман, Азнакай, Актаныш, Минзәлә, Нурлат районнарыннан катнашучылар җыелды. Биредә алар танылган сәнгать эшлеклеләреннән киңәшләр тыңладылар, практик дәресләрдә катнаштылар. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Мәхмүтов һәм рәссам Гүзәл Хәйбуллова иҗади мөмкинлекләр турында сөйләделәр.
Чарада катнашучылар кунакларга сораулар биреп, аларга җаваплар да алдылар.