Мөслимдә зур спорт бәйрәме – «Татарстан кроссы – 2025» узды

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

20 сентябрь көнне "Яшьлек" спорт сараенда зур спорт бәйрәме – «Татарстан кроссы – 2025» узды. Чарада районның төрле оешма-предприятиеләре, мәктәп укучылары, актив тормыш рәвешен яратучылар һәм кунаклар катнашты. Бәйрәмне ачып, район башлыгы Альберт Хуҗин спорт сөючеләрне һәм җанатарларны сәламләде һәм район халкы арасында спортның популярлашуын билгеләп үтте. Шулай ук бәйрәм барашында ГТО нормативларын үтәгән дүрт райондашыбызга ВФСК ГТО значоклары тапшырылды.

Кросс-йөгерү ике этаптан торды. Башта спортны яратучылар эстафетада катнашты, аннары 3 километрлык дистанциягә йөгерделәр. Җиңүчеләр медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Әлеге спорт чарасында иң өлкән катнашучыбыз– Иске Вәрәш авылыннан Нуриев Рөстәм булды.

Традиция буенча, эстафетаны район башлыгы җитәкчелегендәге администрация командасы башлады. Аннары район оешмаларының барлык берләшмә командалары Татарстан байрагын күтәреп, 400 метрлык дистанцияне үттеләр. Ярышта олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International