Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегендә яңа җитәкче.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе итеп полиция подполковнигы Айрат Вахитов билгеләнде. Аны шәхси составка ТРның эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев тәкъдим итте.
Чарада шулай ук район башлыгы Альберт Хуҗин һәм район прокуроры Булат Галимуллин катнашты. А. Хуҗин бүлек составына халыкның иминлеген тәэмин итүдә күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм яңа җитәкчегә уңышлар теләде.
Айрат Рөстәм улы Вахитов Мөслим районының Мөслим авылында туган. 2005 елда Алабугадагы Россия Эчке эшләр министрлыгының махсус урта мәктәбен тәмамлаган, 2010 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында югары белем алган. Хезмәт юлын Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегендә башлаган. 2023 елның декабреннән хәзерге вакытка кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы бүлеген җитәкләде.