6 август көнне Татарстан Республикасы Мөслим районы прокуроры Булат Галимуллин районның Мәллә-Тамак һәм Түбән Табын авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итте.
Прокурорга төрле сораулар белән 4 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның сораулары җир законнарын үтәүгә, юл хәрәкәте иминлегенә кагылды һәм хайваннар белән эш итү турындагы законнар.
Мөрәҗәгать итүчеләр белән әңгәмә вакытында район прокуроры аларга гамәлдәге закон нигезләмәләрен җентекләп аңлатты.
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр оештырылган, алар район прокурорының шәхси контроленә алынган.
Татарстан Республикасы Мөслим районы прокуратурасы
Прокурор ярдәмчесе Бәхтиев И. Р.