Яшьлек стадионында "Дуслар истәлегенә" футбол турниры узды

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

2 август көнне Яшьлек стадионында "Дуслар истәлегенә" футбол турниры узды. Әлеге ярышларда  Мөслим районы һәм күрше районнардан яшьүсмерләр һәм ир-атлар командалары катнашты.

Яшүсмерләр арасында турнир җиңүчеләре:

1.Сарман районы командасы

2.Актаныш районы командасы

3.Мөслим районы командасы (Спорт мәктәбе)

Ир-атлар арасында турнир җиңүчеләре: 

1. Поколение командасы;

2. Танкистлар командасы;

3. Сарман районы командасы.

Һәр уен үзенчәлекле узды, һәр уенчы җанын биреп уйнады.Дуслар истәлегенә узган турнир спорт вакыйгасы гына түгел, ә катнашучылар һәм тамашачылар арасында дуслыкны һәм бердәмлекне ныгыту өчен мөһим мизгел дә булды.
Турнирны оештыручылар һәм иганәчеләр җиңүчеләргә призлар һәм кубоклар тапшырдылар. Шулай ук иң яхшы уенчыларга сувенирлар һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International