Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта "Кече һәм урта эшмәкәрлек" милли проектын гамәлгә ашыруга алты еллык йомгак ясалды

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, «кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты чаралары нәтиҗәсендә Татарстанда кече бизнесны үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча махсус институтларның бердәм системасы формалаштырылган.
КУЭ милли проектын гамәлгә ашыру чорында, 2019 елдан алып 2024 елга кадәр, республиканың кече һәм урта бизнесына 316 млрд сумнан артык күләмдә 179 меңнән артык ярдәм чарасы тәкъдим ителде.
Шулай ук үсеш институтлары төбәк эшмәкәрләренә 240 меңнән артык финанс булмаган ярдәм күрсәтте.
Россия Хөкүмәтенең Комплекслы гамәлләре һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нәтиҗәсендә бизнеска ярдәм итү чараларыннан файдалану мөмкинлеге сизелерлек киңәйтелде. Монда федераль һәм төбәк чараларын берләштергән һәм эшмәкәрләрнең онлайн-форматта үсеш институтлары белән элемтәсен тәэмин иткән МСП.РФ цифрлы платформасы мөһим роль уйнады.
Бүген республикада 357 меңнән артык үзмәшгуль исәпләнә, аларның гомуми кереме 200 млрд сумга якын, ә бюджетка түләнгән салым 8 млрд сум тәшкил итә.
Министр хәбәр иткәнчә, бизнеска ярдәм чаралары агымдагы елда да сакланачак, аларны гамәлгә ашыру «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»милли проекты кысаларында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International