Мөслимдә яшәүче Морзахановлар гаиләсе Азнакай шәһәреннән "Россия йөрәге" гаилә учагы утын кабул итте

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Рамил Морзаханов азнакайлыларның ихлас теләкләрен җиткерде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов әлеге гаиләләр белән горурлануын белгертте.

Чарага чакыру алган райондашларыбыз – яшь, күркәм Мирзаяновлар, Мөхәммәтҗановлар, Латыйповлар, Хантимеровлар һәм Шиһаповлар Морзахановлар белән беррәттән «Актив гаиләләр» эстафетасында катнашты.

«Россия йөрәге» гаилә уты белән тапшырылган капсула Мөслим районында бер атна дәвамында була. Аннан соң гаилә уты эстафетасы Актаныш районына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International