Симәк авылының мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре бара

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Бинага пластик тәрәзәләр куелды, электр чыбыклары сузылды. Түбәне ябу һәм фасадны тышлау буенча эшләр төгәлләнеп килә. Су белән тәэмин итү, канализация, җылылык система тулысынча яңартылачак.

Капиталь ремонт “Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мөхит” федераль программасы кысаларында башкарыла. Төзекләндерү эшләрен көзгә төгәлләргә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International