"Созвездие – Йолдызлык-2024" республика яшьләр фестиваленең зона туры

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

5-6 март көннәрендә Мөслимдә "Созвездие – Йолдызлык – 2024" республика яшьләр фестиваленең зона туры узды.💫💫
Бу көннәр гаҗәеп сәнгать дөньясының бәйрәменә әверелде, биредә булган атмосфера, хис-кичерешләр, катнашучыларның да, тамашачының да күңелендә озак сакланыр.

Мөслимебез йолдызчыкларының нәтиҗәләре:
«Хореография» номинациясендә
«Тукай бизәкләре» һәм «Асса» бию ансамбльләре - 1 урын (җитәкчеләре Ольга Нуруллина, Булат Солтанов);
«Мизгел» (җитәкчеләре Ксения Набиева), «Звездочки» (җитәкчеләре Ләйсән Исламова) бию ансамбльләре – 1 урын.

“Хәзинә” (җитәкчеләре Индира Тимкина) , “Түбәтәй” (җитәкчеләре Ксения Набиева) бию ансамбельләре махсус призга лаек булдылар.

«Вокал – соло» номинациясендә
Әминә Бухарова – 1 урын (укытучысы Мөршидә Әхмәтҗанова),
Диаз Әхмәтҗанов – 1 урын (укытучысы Айгөл Шәйгарданова);
Юныс Шәехов – 2 урын (укытучысы Мөршидә Әхмәтҗанова);
«Вокаль ансамбльләр» номинациясе - «Беләзек» вокаль ансамбле - 2 урын (җитәкчеләре Гөлнур Фәхретдинова һәм Айгөл Шәйгарданова).

«Конферанс» номинациясендә
Азалия Хәйруллина - 1 урын,
Динара Талипова һәм Ирхан Садыйков – 2 урынга лаек булдылар (укытучылары Ләйсән Замалова).
"Җиңүгә омтылыш өчен" дипломы белән Нурзилә Габделхакова (укытучысы Ләйсән Замалова) бүләкләнде.

Җиңүчеләр конкурсның 13-17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә узачак суперфиналында катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International