Безнең хәтердә.
15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгына багышланган митинг булды.
Сугышчан-интернационалистларга һәйкәл янында Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтлар ветераннары, һәлак булган сугышчыларның туганнары, ветераннар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре җыелды. "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре һәм "Форпост" үзәгендә тәрбияләнүче шулай ук читтә калмаган һәм истәлекле чарада катнашкан.
Монументка чәчәкләр салдык. Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.