Республикакүләм «Звезды из завтра» конкурс-фестивале

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе
Ел да Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы сәнгать көллияте базасында узучы республикакүләм «Звезды из завтра» конкурс-фестивалендә катнаша. Әлеге фестиваль танылган дирижер, композитор Рөстәм Абязев катнашында узып, сайлап алу турларын үткән яшь музыкантларга «La Primavera» симфоник оркестры белән берлектә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә. Узган уку елында әлеге фестивальнең финал турына халык уен кораллары бүлеге укучысы Ислам Салихҗанов сайлап алынган иде. Быел исә тыңлауларда халык уен кораллары бүлеге укучылары Эльза Галимова, Әмир Габделхаков, Ислам Салихҗанов, «Веселые ребята» балалайкачылар ансамбле, фортепиано бүлеге укучылары Ралина Шәрипова, Александра Булатова, Кадрия Салимовалар чыгыш ясады. Балаларның укытучылары Рәйсә Харисова, Радик Газизов, Дилбәр Салихҗанова, Филюзә Шәрипова, Алеся Латыпова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International