"Алтын балык 2024" фестивале

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

11 февраль көнне, "Кояшлы Ык " ял итү зонасында "Алтын балык" фестивале узды. Быел фестиваль җирлегебездә җиденче мәртәбә үтте. Район башлыгы, фестивальдә катнашучыларны сәламләп, җылы теләкләрен җиткерде. «Яшьлек» спорткомплексы әлеге ярышны иганәчеләр ярдәмендә уздыра. Балык тотучылар арасында тәҗрибәле балыкчылар да, өйрәнчекләр дә бар иде. Ярышта катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Фестивальгә гаилә белән килүче райондашларыбыз да, күрше-тирә район балыкчылары да кушылды. Мөслимлеләр белән бергә Сарман районы, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре балыкчылары да үз көчләрен сынады. Ярышта бигрәк тә салкыннан курыкмыйча, әти-әниләренә ияреп килүче балаларга сокланмыйча мөмкин түгел. Билгеләнгән вакыт узгач, ярышка нәтиҗәләр дә ясалды :

 Ярышта беренче урынны һәм “Иң күп балык тотучы” номинациясендә җиңүчене 142 балык тоткан Булат Бәдертдинов алды.

Икенче урында - 86 балык "эләктергән" Яр Чаллы кунагы Сергей Ромжин.

Өченче урында - 46 балык тоткан Язилә Садретдинова.

 “Иң олы балык” номинациясендә алдынгылык Рафис Нургалиевта булды. Ул 22,5 см зурлыкта балык тоту бәхетенә иреште.

 "Мисс балыкчы" исеменә Метрәйдән Илүзә Гизтдинова лаек булды.

Иң яшь балыкчы - 2 яшьлек Айзилә Фәрхетдинова.

 Бәйгенең иң тиз бораулаучысы Иске Вәрәштән Айнур Садретдинов булды.

Теләгән һәр кеше кайнар чәй һәм учакта пешкән уха белән сыйлана алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International