"Демография" илкүләм проекты гамәлдә

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Мөслимнең ГХАТ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районыбызда бер ай эчендә 7 бала (2 малай, 5 кыз) туган.

Бала тугач документлар алу тәртибе:
Тууны теркәгәннән һәм таныклык алганнан соң 5 эш көне эчендә баланың карточкасы ата-аналарның Дәүләт хезмәтләре (ГОСУСЛУГИ) шәхси кабинетларында формалаша.
* СНИЛС һәм ИНН автомат рәвештә,
* баланың ОМС полисы - гариза буенча,
* Ана капиталы сертификаты шәхси кабинетка 3 атна эчендә киләчәк.

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә кертелгән Ана капиталы күләме:
2020 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала туганда ана капиталы 630 380,78сум тәшкил итәчәк. (Әгәр беренче бала 2020 елның 1 гыйнварына кадәр туган булса, гаиләгә ана капиталы тиешле түгел.)
Икенче һәм аннан соңгы бала туганда (уллыкка алу) 2020 елның 1 гыйнварыннан соң ана капиталы 833 024,74 сум тәшкил итәчәк.
Ана капиталы ел саен индексацияләнергә тиеш.
Ана капиталы акчаларын закон нигезендә билгеләнгән максатларга кулланырга мөмкин:
• торак шартларын яхшырту
• балаларны укыту
• түбән керемле гаиләләргә өч яшькә кадәрге балага айлык түләү
• әнигә тупланган пенсия
• инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм җәмгыятькә интеграцияләү өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу.

📸 Фото Сабитовлар гаиләсе архивыннан алынды.
Фаил белән Зөһрәне куанычлы вакыйга белән ихлас котлыйбыз!💝 Гаилә бәхете телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International