Керемнәрегезне декларацияләргә онытмагыз

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Физик затларның керемнәренә салым, кагыйдә буларак, автомат рәвештә түләнә ул хезмәт хакыннан тотыла. Әмма кайбер очракларда гражданнар салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм салым органына физик затларның керемнәренә салым буенча декларацияне 3-НДФЛ формасы буенча тапшырырга тиеш.

2024 елның 2 маена кадәр салым органына 3-НДФЛ декларациясен 2023 елда милек сатудан, бүләкләрдән, лотереядән, арендадан яки салым агентларыннан булмаган башка керемнәрдән кергән гражданнарга тапшырырга кирәк. Билгеләнгән вакытта керемнәр турында шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокат кабинетлары оештырган адвокатлар да хисап бирергә тиеш.

3-НДФЛ декларациясен «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»сервисы аша тәкъдим итү уңайлырак.

Декларациядә исәпләнгән физик затларның керемнәренә салымны 2024 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International