Мөслим гимназиянең 9 а сыйныфы укучылары өчен музей хезмәткәрләре "Башлылар бәйгесе" исеме астында викторина үткәрделәр. Уен укучыларның фикерләү, логик, хәтер һәм иҗади сәләтен үстерә. Катнашучылар дүрт раундта үзләренең тарих, фән һәм сәнгать өлкәләрендә көчләрен сынап карадылар. Бу укучылар өчен белемнәрен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек.