Хәрби дан «Батырлар йорты» залында «Ленинград блокадасы» исеме астында хәтер сәгате үтте. Музей хезмәткәре лицейның 5 нче сыйныф укучыларына камалышта калган Ленинград шәһәре кешеләренең өлешенә төшкән авыр сынаулар турында: ачлык һәм салкынлык, балалар һәм хатын-кызлар турында, заводларда ир-атлар белән бертигез эшләүче хатын-кызлар турында сөйләде.