7 гыйнварда Мөслим авылында бадминтон буенча ярышлар узды. Спорт һәм сәламәтлек декадасына багышланган ярышларда районның иң яхшы спортчылары катнашты. Уеннар егетләр һәм кызлар арасында, шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәк уенчылар арасында аерым уздырыла. Медальләр өчен көрәш мәйданчыкта соңгы минутларга кадәр дәвам итә. Барлык призерлар да "Яшьлек" спорткомплексы грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнде