Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шахматчы Хәлеф Шәмсетдинов истәлегенә шахмат турниры.

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

5 гыйнварда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шахматчы Хәлеф Шәмсетдинов истәлегенә 23 нче шахмат турниры узды. Шуңа бәйле рәвештә Мөслим авылының "Мизгел" яшьләр үзәгендә шахмат уенын яратучылар җыелды. Турнирда ел саен яшьләр дә, өлкәннәр дә катнаша. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин шахмат осталыгының мөһимлеген ассызыклады, турнирны оештырган өчен Шәмсетдиновлар гаиләсенә рәхмәт белдерде. Ул ярышларда катнашучыларга лаеклы уен теләде. Җиңүчеләр әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International