Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советының IV чакырылыш XXXI сессиясе үтте.
Көн тәртибе буенча түбәндәге сораулар каралды:
1. «2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Мөслим муниципаль районы бюджеты турында» 14.12.2022 ел, №128 Мөслим муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Чыгыш ясаучы: Резеда Кондратьева – Мөслим муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы Рәисе урынбасары.
2. «Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия төзү турында» 14.12.2018 ел, №126 Мөслим муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Чыгыш ясаучы: Марина Бәдретдинова - Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.
3. «Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины»исемен бирү турында.
Чыгыш ясаучы: Альберт Хуҗин – Мөслим районы башлыгы.
Барлык мәсьәләләр дә депутатларның бертавыштан кабул ителгән карары белән кабул ителде, «Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме якташыбыз, генерал-майор Хәмәдишин Дауфит Закировичка, ТР Премьер-министрының хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесенә бирелде.