23 декабрьдә 9, 11 сыйныф укучылары "Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!» исемендәге акцияда катнаштылар. Акциянең максаты: укучыларны әзерләү сыйфаты турында объектив мәгълүмат алу мөмкинлеген бирү, шулай ук акциядә катнашучылар җибәргән типик хаталарны анализлау.
Әзерлек этабында математика укытучыларының район методик берләшмәсендә 2023 елда фән буенча имтихан эшләрен башкарганда типик хаталарга анализ ясалды, шулай ук 2024 елгы контроль үлчәү материалларының үзенчәлекләре каралды.
Акциянең төп этабы Мөслим лицеенда үткәрелде. Чара барышында чыгарылыш сыйныф укучылары, катнашучылар роленнән тыш, аудиториядә һәм аудиториядән читтә оештыручыларның, җәмәгать күзәтүчеләренең ролен дә үтәделәр. Тикшерүне уздырганнан соң, имтиханда катнашучылар белән типик хаталарны анализлау үткәрелде.