6нчы декабрь Инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре «Маяк» социаль яклау бүлеге белән берлектә Түбән Табындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Күңелле кәеф сәгате» дигән уен программасы белән коррекция мәктәбенә бардылар . Әлеге чараның максаты булып балаларны күңелле уеннар белән таныштыру; фикерләүне, хәтер, зирәклекне үстерү; юмор хисе тәрбияләү тора. Танышу, командалык барлыкка китерү, логик фикерләү буенча тренинг биремнәреннән соң флэшмоб биеделәр, ә аннан соң күңелле эстафета оештырылды. Анда балалар төрле уеннарда һәм ярышларда үз көчләрен сынап карадылар. "Мизгел" яшьләр үзәге делегациясе балаларга сәламәтлек өчен спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында искә төшерде һәм чын фотосессия оештырды!