Дөнья белән яхшылык идарә итә

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе
Җирлегебездә инвалидлар ункөнлеге старт алды. Әлеге чарада ел да районның барлык оешма-предприятиеләре катнаша. Ункөнлек кысаларында Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы быел җирлегебездә яшәүче Абдуллиннар гаиләсенә ярдәм күрсәтте. Инде озак еллар дәвамында каты авыру белән көрәшүче кече райондашыбыз Шамиль Абдуллин һәм аның эне-сеңелләре Кыш бабай, Кар кызы кулыннан тәм-томнар тутырылган күчтәнәч пакетлары алды. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова Абдуллиннар гаиләсен якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады. Бүген шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган райондашыбыз Никонов Айдар Виталий улына акчалата ярдәм күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International