Совет һәм Башкарма комитет бүлекләре хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек катнашында түгәрәк өстәл узды:
1. "Милли проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелеге мәсьәләләрен тикшерү".
2. "Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләрен, объектларны төзегәндә һәм капиталь ремонтлаганда башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү"»
ММР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Мөхәммәтдинов чыгышы тыңланды;
3. "2023 елда контроль тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган финанс бозулар турында"»
ММР КСП рәисе Лилия Сурованың чыгышы тыңланды.
Мөслим муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе, Татарстан Халыклары Ассамблеясының Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов башкарылган эшләрнең күләменә һәм сыйфатына югары бәя бирде.
Катнашучылар кызыксындырган сорауларны карап чыгып, киләчәккә планнар кордылар.