2023 нче елның 6 декабрендә 11 нче сыйныфта укучы 49 бала йомгаклау иншасы язачак.

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

2023 нче елның 6 декабрендә  11 нче сыйныфта укучы 49 бала йомгаклау иншасы язачак. 
Йомгаклау иншасында катнашу өчен катнашучылар шәхси мәгълүматлар белән эшләү өчен  гариза һәм ризалык язалар: укучылар – уку урыны буенча, экстерналар – үзләре сайлаган белем бирү оешмаларында.
Йомгаклау иншасын язуга 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Сәламәтлекләре чикләнгән затларга, сәламәтлеге буенча өйдә белем алучы инвалид балаларга инша язу вакыты 1,5 сәгатькә арта.
Йомгаклау иншасы нәтиҗәләре белән мәгариф оешмаларында яки теркәлү урыннарында танышырга була.
Йомгаклау иншасын уздыру процедурасының дөреслеген һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү максатлыннан, җәмәгать күзәтүчеләренең катнашуы да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International